Һөнәри бәйрәмнәрен велоузыш белән билгеләп үттеләр

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Кичә, 7 сентябрьдә, "Баулынефть" идарәсенең профсоюз һәм яшьләр комитетлары Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан велоузыш оештырдылар.

Велоколонна идарәнең административ бинасыннан старт алды. Аннары нефтьчеләр шәһәрнең истәлекле урыннарында тукталыш ясадылар. Чарада катнашучылар Баулы нефтенең 20 еллыгына, 50 еллыгына, шулай ук Баулы нефть ятмасының беренче скважинасы монументына чәчәкләр салдылар. Идарә аппаратыннан һәм цехлардан 30га якын хезмәткәр 21 километр араны узган, дип хәбәр итә “Баулынефть” идарәсенең инстаграмдагы bavlyneft бите.

                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International