ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин предприятие һәм оешма җитәкчеләренең атналык аппарат киңәшмәсендә «Экояз2019» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Яхшы сүз - җан азыгы» дигән борынгылар. Шуны истә тотып, күңел җылысына мохтаҗ кешеләрне сөендерү теләге белән, “Өмет” мәчете вәкилләре белән бергәләп, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар җирле оешмасы апалары Өлкәннәр көне алдыннан Кырымсарайдагы интернат йортта булып кайттылар.

Кичә Покров - Урыстамак авылында Өлкәннәр көненә һәм урып-җыю эшләренең төгәлләнүенә багышланган "Бәлеш бәйрәме" узды.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

«Юл хәрәкәте иминлеге» программасын тормышка ашыру кысаларында Баулы шәһәрендә куркыныч участокларда һәм юл чатларында, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре янындагы юлларда коймалар урнаштыруга керештеләр.

Казанда «Шәһәрләр» Бөтенроссия урбанистик хакатонының чираттагы этабына йомгак ясалды. Баулы "Ватан" яшьләр клубын реконструкцияләү проектын әзерләгән яшь архитекторлар һәм дизайнерлар командасы өченче урынны алды.

Баулыда Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай» республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы узды. Бүген тәҗрибәле шоферлар машина йөртү осталыгында һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә  ярыштылар.

Һәркем үз хезмәт хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлеккә ия. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт килешүе төзү өчен чик яшь закон белән билгеләнмәгән.

Концерт шәһәр мәдәният йортында 1 октябрьдә узачак.

2019 елның 28 сентябрендә 7 сәгатьтә Агросәнәгать паркында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узачак.

Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International