Баулыда "Экояз2019" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин предприятие һәм оешма җитәкчеләренең атналык аппарат киңәшмәсендә «Экояз2019»конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә, шул исәптән санитар-экологик икеайлыкта катнашуга җәлеп итү максатыннан, 14 майдан 31 майга кадәр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз2019» конкурсы үткәрде. Баулы районында җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылдылар һәм дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр: «Иң яхшы гаилә» номинациясендә - Новозареченск авыл җирлегеннән Никулиннар гаиләсе; «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы; «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә - 5нче мәктәп; "Иң яхшы предприятие" номинациясендә - «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Баулынефть» идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International