Казанда «Шәһәрләр» Бөтенроссия урбанистик хакатонының чираттагы этабына йомгак ясалды. Баулы "Ватан" яшьләр клубын реконструкцияләү проектын әзерләгән яшь архитекторлар һәм дизайнерлар командасы өченче урынны алды.
"Ватан"ны реконструкцияләү концепциясе "Баулы эффекты" дигән яңгыравык исем алган иде. Ул бинаны тулысынча яңартуны күздә тота.
Мәгълүм булганча, яшь белгечләр командалары Казан, Арча, Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Мамадыш биналарын төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр.