Баулыда "Автобабай" республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Баулыда Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай» республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы узды. Бүген тәҗрибәле шоферлар машина йөртү осталыгында һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә  ярыштылар.

Быел бәйгедә биш ир-ат катнашты. Конкурс, гадәттәгечә, ике этаптан – теоретик һәм практик этаплардан торды. Башта конкурсантлар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар.

Автомобильне фигуралы йөртү этабында күпчелек "бик яхшы" билгесенә лаек булды. Монда трассаны үтү вакыты һәм һәр күнегүнең дөрес үтәлеше исәпкә алынды. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча Илшат Хәйруллин икенче урынны алды. Ә иң яхшы «Автобабай» исемен 61 яшьлек Ирек Абдуллин яулады. 

Ул 1 октябрьдә Казанда узачак республика этабында Баулы районы данын яклаячак.

Фото: социаль челтәрләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International