Баулылар шәфкатьлелек үрнәге күрсәтәләр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Яхшы сүз - җан азыгы» дигән борынгылар. Шуны истә тотып, күңел җылысына мохтаҗ кешеләрне сөендерү теләге белән, “Өмет” мәчете вәкилләре белән бергәләп, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар җирле оешмасы апалары Өлкәннәр көне алдыннан Кырымсарайдагы интернат йортта булып кайттылар.

Район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә телне йотарлык бәйрәм ашы – пылау пешерелде.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Румия Шәфикова өлкән буын вәкилләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Ханымнар алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Әйтергә кирәк, биредә “ак калфаклылар” даими була, интренатта яшәүчеләр өчен төрле чаралар үткәрә.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International