Баулы районында бәлеш бәйрәме узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Кичә Покров - Урыстамак авылында Өлкәннәр көненә һәм урып-җыю эшләренең төгәлләнүенә багышланган "Бәлеш бәйрәме" узды.

Бәйрәм кунакларына җирле мәдәният йорты үзешчәннәре, район мәдәният йорты солистлары, Кырымсарай авылы мәдәният йортының «Сударушка» фольклор коллективы матур концерт күрсәтте. Һәркем төрле пироглар белән сыйлана алды. Теләгән кеше шашлык һәм пылау, кулдан ясалган сувенирлар сатып алды. Шулай ук Урыстамак мәктәбе укучылары тарафыннан яшелчәләрдән эшләнгән көзге эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.  

Бәйрәм кысаларында пироглар бәйгесе оештырылды, анда 15 конкурсант катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International