Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданин куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәткә, дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата түләүгә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Дискриминация дигәндә гражданинның җенесенә, расасына, тән төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәтенә, гаилә, социаль һәм вазифа хәленә, яше, яшәү урыннарына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә кагылышлы булуына бәйле рәвештә хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләре бозу күздә тотыла.
Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә кабул итү кагыйдәләреннән аерылып торырга тиеш түгел.
Эш бирүче вакантлы вазыйфага игълан ителүдә дәгъва кылучыларның яшенә карата таләп күрсәтергә хокуклы түгел.
Эш бирүчеләр, буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат биргәндә, кешенең яше, шулай ук аның эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартлар белән бәйле рәвештә хокукларны чикләү турында мәгълүмат таратырга тиеш түгел («Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законының 25 статьясы).
Вакантлы вазыйфаны биләүгә кандидатка билгеле бер чиктән артмаган яшь турындагы таләп кую дискриминация булып тора.
Дискриминация характердагы чикләүләрне үз эченә алган эшкә кабул итү турында игълан бастырган өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Гомуми кагыйдәләр буенча (аерым очраклардан тыш) Россия Федерациясе Хезмәт кодексында хезмәт килешүе төзү өчен чик булып торган яшь билгеләнмәгән. Шуны истә тотарга кирәк: пенсия алды яшенә җиткән затлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү гомуми тәртиптә башкарыла.
Эш бирүче, гражданинның билгеле бер яшькә җитүе яки тиздән ирешүе белән бәйле рәвештә, аны эшкә алудан баш тартырга тиеш түгел.
Әгәр гражданинга хзмәт килешүе төзүдән баш тартсалар, аның язмача таләбе буенча, эш бирүче 7 эш көненнән дә соңга калмыйча язма рәвештә баш тартуның сәбәбен хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт килешүен төзүдән баш тарту өчен суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин (РФ ТК 64 статьясы).
Россия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә түбәндәгеләр ярамый:
- пенсия алды, пенсия яшендәге гражданнар белән мәҗбүриләп сроклы хезмәт килешүе төзү;
- хезмәткәрнең пенсия яшенә ирешүе һәм аңа пенсия билгеләнүгә бәйле рәвештә, срогы чикләнмәгән хезмәт килешүен өзәргә яки аны сроклы хезмәт килешүенә алыштырырга,
Шулай ук предприятиедә хезмәткәрләр санын яки штатын кыскарту планлаштырылса, эштә калдыру өчен өстенлекле хокукка, ничә яшьтә булуга карамастан, югарырак квалификацияле хезмәткәрләр ия булырга тиеш.
Дискриминациягә юл куйган эш бирүче административ яисә гражданлык-хокукый яисә җинаять җаваплылыгына тартыла.