Баулы юллары куркынычсызрак булачак

2019 елның 27 сентябре, җомга

«Юл хәрәкәте иминлеге» программасын тормышка ашыру кысаларында Баулы шәһәрендә куркыныч участокларда һәм юл чатларында, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре янындагы юлларда коймалар урнаштыруга керештеләр.

Әйтик, бүген койма «Алсу» балалар бакчасы янында урнаштырылды.

Ел ахырына кадәр барлыгы 18 участокта коймалар урнаштырылачак. Аерым алганда, балалар бакчалары, мәктәпләр, аграр көллият, укучылар йорты, сәнгать мәктәбе, шулай ук «Гаилә» приюты янында.

Эшләр муниципаль юл фонды һәм җирле бюджет хисабына башкарылачак.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International