Баулы шәһәренең 12 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гаилә белән уку китапханәсендә булдылар һәм "Барчабызга да өй кирәк" чарасында катнаштылар.
Баулы районы аналогтан цифрлы телесигналга күчте.
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
Иртәгә, 16 октябрьдә, Баулының үзәк китапханәсендә (Гоголь ур., 21) журналист һәм шагыйрә Асия Юнысова белән очрашу була. Башлану вакыты 15:00.
Баулылар халыкның барлык категорияләре арасында ГТО җәйге фестиваленең зона этабында җиңү яуладылар.
10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы үсешен сыйфатлы мәгълүмати тәэмин итү өчен бүләк алды.
Бүген район җитәкчелеге, экология министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Баулы районының нефть тармагы учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре составындагы комиссия авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда урыны белән томан, төнлә һәм иртән томан, көчле җил.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла.
Баулының «Пегас» картинг-клубы (җитәкчесе Азат Арсланов) ТР Автомотоспорт федерациясе рейтингы буенча иң алдынгы район картинг-клублары исемлегенә керде.