Баулылар цифрлы телевидениегә күчтеләр

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Телевидениенең яңа чоры 14 октябрьдә сәгать 10да башланды.

Кирәк булса, халык телевизорны цифрлы телесигналга тоташтырырга ярдәм итә торган волонтерларны өйләренә чакыра ала: 8 (85569) 6-07-14.

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-87-16 телефоны буенча "кайнар линия" гә дә мөрәҗәгать итәргә була. Россия буенча шалтырату бушлай.

Район башкарма комитетының инфраструктура бүлегендә хәбәр итүләренчә, цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен телевизорны көйләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр килә. Кичә-бүген 10 гариза кабул ителгән, нигездә, өлкәннәр мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International