Баулының «Пегас» картинг-клубы (җитәкчесе Азат Арсланов) ТР Автомотоспорт федерациясе рейтингы буенча иң алдынгы район картинг-клублары исемлегенә керде.
Рейтинг бәяләве нигезендә түбәндәге критерийлар: 2019 ел сезонында клубларның ярышларда катнашуы, матди-техник база, 2019 елда катнашкан балалар һәм яшьләр саны. Әлеге күрсәткечләр буенча «Пегас» иң яхшы район клублары алтылыгына кергән һәм запас частьләр, шиналар һәм башка җиһазлар сатып алуга 200 мең сум акча алачак.