11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстанда федераль телеканалларның аналоглы телевидениесе өзелде.
12-13 октябрьдә Оренбургта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты уза. Стартка, шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, илнең 30 төбәгеннән 300дән артык катнашучы чыгачак. Бүген, ярышларның беренче көнендә, баулылар ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар.
10-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының Кумертау шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге уза. Анда баулылар да бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бүген, 12 октябрьдә, «Казан» агропаркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды. Анда Татарстанның 43 районыннан, шул исәптән Баулыдан да көллият һәм техникум укучылары үз продукцияләрен тәкъдим итә.
14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналоглы трансляциясе туктатылачак.
Бүген, 11 октябрьдә, Лениногорскида «Йортыбыз – Татарстан» республика фестиваленең зона туры узды. Баулы районыннан дүрт иҗат коллективы чыгыш ясады.
Әгәр дә сез әле цифрлы телевидениегә кушылмаган булсагыз, 14 октябрьдән соң кара экран каршында утырып калуыгыз бар.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге 2019 елның 3 октябреннән 15 октябренә кадәр ОРВИ һәм гриппны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
Начар метеорологик күренешләр: 11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр.