Начар метеорологик күренешләр: 17 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Электрон җайланманың сыйфаты. Электрон җайланманың сыйфатына карата таләпләр. Кулланучы хокуклары.
"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" программасы кысаларында сентябрь аеннан Баулы районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларга медицина тикшерүе башланды.
Кичә Казанда «Җиңү волонтерлары — #75АДЫМ» йомгаклау белем бирү форумы ачылды. Сменага Татарстанның барлык районнарыннан, шул исәптән Баулы муниципаль районыннан да, 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге 130 яшь кеше килгән иде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре буенча 1нче урынны алды.
Баулы районында җинаятьчелек торышына анализ җинаятьләр саны артуын күрсәтә.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
Казанда балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
18 октябрьдә, җомга көнне, М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаучы Илмира Мәҗитова куелышындагы "Туй" музыкаль тамашасы күрсәтеләчәк. Башлана 18: 00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Кичә социаль челтәрләрдә, имеш, бала урларга маташу турында фейк хәбәр таратылды.