Баулылар ГТО җәйге фестивалендә җиңделәр

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Баулылар халыкның барлык категорияләре арасында ГТО җәйге фестиваленең зона этабында җиңү яуладылар.

Кичә,13 октябрьдә, Бөгелмәдә халыкның барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең икенче этабы узды. Баулы районы данын ун кешедән торган команда яклады. Команданың иң кече әгъзасы - Кызылъяр авылыннан 10 яшьлек Рамазан Мөхәммәтгәрәев, ә иң өлкәне – Баулыдан 71 яшьлек Виктор Мельников булды.

Фестивальдә катнашучылар төрле нормативларны үтәделәр.

Биш муниципаль район командалары арасында баулылар барлык сынау төрләре буенча да диярлек иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Нәтиҗәдә безнең команда беренче урынны яулады.

Фото: шәхси архив

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International