Баулыда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерделәр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген район җитәкчелеге, экология министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Баулы районының нефть тармагы учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре составындагы комиссия авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерде.

Сәнәгать учреждениеләре һәм оешмалары кулланышындагы җирләрне мондый тикшерүләр әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәүне контрольдә тоту максатыннан елына ике тапкыр үткәрелә.

Бу елның язында «Транснефть» объектларында тәртип бозулар ачыкланган булган. Бүген комиссия хокук бозу очракларының бетерелүен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгы җирләре тулысынча рекультивацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International