Баулы шәһәренең 12 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гаилә белән уку китапханәсендә булдылар һәм "Барчабызга да өй кирәк" чарасында катнаштылар.

"Ак калфак" мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар теле тәрбиячесе Айназ Дәүләтова белән берлектә китап күргәзмәләре белән таныштылар. Малайлар һәм кызлар өчен көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары, кием-салым, рус һәм татар халыкларының торагы турында әңгәмә үткәрелде. Моннан тыш, балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, викторинада катнаштылар. Киткәндә, бәләкәчләр китапханәгә ешрак килү теләген белдерделәр.
