2026 елның гыйнварыннан «Я СМОГУ» ярдәм һәм тернәкләндерү үзәге «Ачык һавада ял итү» яңа проектын гамәлгә ашыра башлый. Инициатива 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы башлыгы грантлары конкурсында җиңеп, хуплау тапты.
2026 елның 15 гыйнварыннан 17 гыйнварына кадәр Алабугада милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Баулылар да әлеге чарадан читтә калмады.
18 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының -25..-27 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2026 елның 14 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр, Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлык мохитен мониторинглау максатларында, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары һәм халыктан социологик сораштыру үткәрә.
16 гыйнварда 21.00 сәгатьтән 17 гыйнварның иртәнге сәгать 10.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бүген Баулыда яшәүче тыл хезмәтчәне Кәримә Гыймали кызы Адряева үзенең 97 яшьлек туган көнен каршы алды.
Бүген Баулы шәһәрендә яшәүче Сәкинә Шаһинур кызы Фәрхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга белән юбилярны балалары, оныклары һәм күпсанлы туганнары котларга килде. Сәкинә Шаһинур кызы һәр кунакны шатланып, ихлас елмаю белән каршы алды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе"ннән:
16 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда һава температурасының -25..,-27 градуска кадәр төшүе көтелә.
Бәхетле әти-әниләр - Эрик һәм Анна Шәйгардановлар. Аларның гаиләсендә дүртенче бала туа. Нәкъ менә шундый гаиләләр бүгенге көндә киләчәккә ышаныч символына әверелә, нәсел традицияләре һәм чын гаилә кыйммәтләре көче булып тора.
19 гыйнварда христиан динен тотучылар Бөек бәйрәм – Качману көнен билгеләп үтәчәк.