Бәхетле әти-әниләр - Эрик һәм Анна Шәйгардановлар. Аларның гаиләсендә дүртенче бала туа. Нәкъ менә шундый гаиләләр бүгенге көндә киләчәккә ышаныч символына әверелә, нәсел традицияләре һәм чын гаилә кыйммәтләре көче булып тора.
Әти - әниләре балага гадәти булмаган һәм бик сирәк исем - Леон исемен биргәннәр. Бу исем борынгыдан килә һәм «арыслан» дигәнне аңлата, ул кыюлыкны, намуслылыкны, эчке көчне — зур һәм тату гаиләдә аеруча ачык чагыла торган сыйфатларны гәүдәләндерә.
2025 елда Баулы районында өченче һәм аннан соңгы балалар туу саны 19% ка арткан.