Кәримә Гыймали кызы Оренбург өлкәсенең Северный районы Ибрәй авылында туган. Бөек Ватан сугышының авыр елларында ул, үзенең меңләгән замандашлары кебек үк, колхозда фидакарь хезмәт куя, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Тылдагы намуслы хезмәте өчен Кәримә Гыймали кызы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Тыныч тормыш елларында ул гомерен Баулы интернат-мәктәбендәге хезмәткә багышлый. Аның гомуми хезмәт стажы 35 елдан артык. Тормыш иптәше Зәйнулла белән алар 60 ел бәхетле гомер кичереп, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә юбилярны өч оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә.
Олы яшендә булуына карамастан, Кәримә Гыймали кызы күңел күтәренкелеген һәм зиһен үткенлеген жуймый саклый. Хәзерге вакытта ул кызы Тәхмилә гаиләсендә яши.
Истәлекле дата белән юбилярны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул Кәримә апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды һәм олы рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.