Баулыда яшәүче Сәкинә Фәрхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Юбиляр Оренбург өлкәсенең Абдулино районы Чаганлы авылында туган. Аның тормыш юлы — чын хезмәт сөючәнлек үрнәге. Яшь чагыннан ул колхозда эшли, ә аннары озак еллар гомерен медицина өлкәсенә багышлый — Абдулино үзәк район хастаханәсендә санитарка булып хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен Сәкинә Шаһинур кызы күптапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәт казанышлары белән бергә, ул оста куллы булуы белән дә билгеле — Сәкинә апа бәйләгән шәлләр һәрвакыт үзенчәлекле матур булуы белән аерылып торган. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә юбиляр зур гаиләсенең мәхәббәтенә төренеп яши: аның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул юбилярга Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеровның котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International