Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2026 елның 14 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр, Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлык мохитен мониторинглау максатларында, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары һәм халыктан социологик сораштыру үткәрә.
Социологик тикшерү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегенең «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашу» бүлекчәсендә, https://mert.tatarstan.ru/opros-potrebiteley-tovarov-i-uslug-naselenie-rt.htm сылтамасы буенча онлайн сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла.
Конкурентлык мохитен үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен элемтәгә конкуренцияне җайга салу йогынтысын бәяләү һәм үстерү бүлеге башлыгы Филиппова Елена Вадимовнага (843) 524-91-45 телефоны аша чыга аласыз.