Баулының милли көрәш буенча тренеры иң яхшылар арасында

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 15 гыйнварыннан 17 гыйнварына кадәр Алабугада милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Баулылар да әлеге чарадан читтә калмады.

Чемпионатны ачу тантанасында 2025 елда эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Милли көрәшне үстерүдәге уңышлары өчен “Милли көрәш буенча 2025 елның иң яхшы тренерлары” номинациясендә баулылы Илдар Мөгалим улы Фатыйхов бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International