Баулының «Я СМОГУ» үзәге Кырымсарайдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен социаль проект башлап җибәрә

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Проектның төп катнашучылары Кырымсарай авылында урнашкан Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр булачак.

Программа ачык һавада физик һәм социаль тернәкләндерүгә юнәлдерелгән актив һәм файдалы ял оештыру өчен эшләнгән.

Проект кысаларында түбәндәге комплексы чаралар планлаштырылган:

· Ат ияре белән җиһазландырылган «СМОГУкар» махсуслаштырылган тренажерларында тернәкләндерү курсы.

· Саф һавада даими рәвештә савыктыру разминкалары.

· Паралимпия чемпионы Ирина Полякова һәм Россия чемпионатлары призеры Александр Завалишин катнашында мастер-класс һәм бочча уены.

· Спорт ярышлары, ачык һавада кино күрсәтүләр һәм авыл буйлап җәяүле экскурсияләр.

· Бакчачылык һәм балта осталыгы буенча практик дәресләр, аларның нәтиҗәсе булып яңа чәчәк түтәлләре һәм катнашучылар кулы белән булдырылган ял итү зонасы булачак.

Хәзерге вакытта проект командасы әзерлек этабын төгәлли: индивидуаль программалар эшләнә, җиһазлар һәм инвентарь сатып алына, чараларның сценарийлары төгәлләштерелә. Яңалыкларны, анонсларны һәм беренче фотоотчетларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге проектның рәсми бергәлегендә күзәтергә мөмкин.

«Ачык һавада ял итү» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Башлыгы грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Фото: «Баулы-информ» архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International