ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе

2015 елның 22 февралендә Әлмәт шәһәрендә Ватан сакчысы көненә багышланган киокусинкай каратэсе ярышлары узды.

“Хезмәткә дан” газетасының сайты хәбәр иткәнчә, зур балалар турниры Баулының 1нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Кукмор, Җәлил, Актаныш, Октябрьский, Бишбүләк шәһәрләреннән яшь шахматистлар ярыштылар.


21
февраль, 2015 ел
шимбә
21 февраль көнне “Ватан” яшьләр клубының концерт залында «PROFFI» район бәйгесе үтте. Бәйгедә шәһәребез оешмаларының иң кыю вәкилләре катнашты. Чараны оештыручы КЯҮ “Яшьләр дөньясы”.

Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән бер рәттән Масленица бәйрәме узды.

1999 елның 17 ноябрендә телнең, аның күптөрлелеген белү һәм күптеллеккә этәрү максаты белән ЮНЕСКО Генераль конференциясе белән игълан ителгән Халыкара туган тел көне 2000 елдан алып һәр елның 21 февралендә билгеләп үтелә.

20
февраль, 2015 ел
җомга

2015 елның 21 февралендә сәгать 18:00 «Ватан» яшьләр клубында елсаен яшь белгечләр арасында үткәрелә торган «PROFFI» район бәйгесе узачак. Рәхим итегез!

Баулы районы ветераннар Советы   Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү  кысаларында үзара спорт ярышлары уздыруны дәвам итә.

Физкультура коллективлары район спартакиадасы кысаларында 15нче гыйнвардан алып 14нче февральгә кадәр Баулыда шахмат ярышлары үткәрелде. Бер ай барган ярышлар тәмам, җиңүчеләр билгеле булды.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 февраль Баулы районында гомум тавыш бирү көне дип игълан ителде. Районның барлык авыл җирлекләрендә 2015 елга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар узачак.

Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 16  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International