Баулы район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Хамидулин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Ветеран Анвард Фатых улы Галиакберов яшьләргә Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Паспорт белән бергә укучыларга сувениралар тапшырылды. Тантаналы чарада УФМС бүлеге хезмәткәре Н.Салимгараева, яшь гражданнарның әти-әниләре дә катнашты.
Тахавиева Альбина башкаруындагы “Торналар” җыры сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатларга дан булып яңграды.