Үткән атнада алар бильярд буенча көч сынаштылар. Әлеге спорт төре буенча ярышларда беренче урынны Владимир Валиков яулады, икенче урынны - Владимир Калашников һәм өченнче урынны - Марат Гобәйдуллин. Җиңүчеләр ветераннар Советы тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Ә бу атна дәвамында ветераннар активы шахмат уйный. Шахмат ярышлары нәтиҗәләре белән Баулы телевидениесендә хәбәрләр чыгарылышында таныша алачаксыз.
Индира Сәйфуллина, bavly-tat.ru