Иртүк Баулының үзәк мәйданында сәүдә рәтләре тезелде. Баулылар ит, казылык эшләнмәләре, бал, шәлләр сатып алдылар. Элеккегечә шәһәрлеләрнең сөт продукциясенә зур соравы сакланыла. Аңа баулылар озын чиратта торырга әзер.
“Эх, масленица!» исемле сәхнәләштергән куелыш белән Покров Урыстамак авылының удмурт милли-мәдәни үзәгенең коллективы кече сәхнәдә чыгыш ясады. Тамашаны “Чишмә”, “Асылъяр», «Калинушка» Баулы вокал ансамбльлләре дә үз җырлары белән сөендерделәр.
Бәйрәм үзәгендә, әлбәттә, тәмле коймаклар һәм карачкы. Камырлы кайнар ашамлык борынгыдан кояш символы булып килә, ә карачкыны яндыру белән бергә, бабаларыбыз сынамышына ышанганда, үзган авырлыклар китәчәк.