Баулының баш полицейские иң яхшы шахматчы булып табылган

2015 елның 20 феврале, җомга
Шахмат уеннарын яратучылар атнага ике тапкыр 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җыелып көч сынаштылар. Ярышларда барлыгы кырыклап кеше катнашкан, шуларның яртысы балалар. Хәтта зур  шәһәрләрдә дә мондый ярышларда бу кадәр кеше җыя алмыйлар.

Шахмат ярышларын оештыручы, тренер Николай Коротаев сүзләренчә, катнашучыларның кайберләре спорт  мастеры кандидатлары кебек уйныйлар. Мисал өчен Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге җитәкчесе Ринат Билалов, нефтьче Денис Дмитриев, тренер Эльвир Измайлов, “Алойл” ябык акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Айрат Сәдриев. Балалар арасында да көчле уенчылар күп булган.

Ир-атлар арасында беренче урынга Ринат Билалов, хатын-кызлар арасында Гөлназ Сидорова лаек булган. Ветераннар арасында иң көчле уенчы булып Николай Коротаев табылган.

Бу көннәрдә Баулы оешмалары  арасында тагын бер шахмат ярышлары үтте. Аны “Каисса” клубы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырган. Барлыгы җиде команда көч сынашты. “Алойл” ябык акционерлык җәмгыятенә тиңләр булмады, һәм аның командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урынны “Сберкарт” (“Сбербанк” һәм “Жилэнергосервис”) җыелма командасы яулады. Өченче урын мәгариф бүлеге командасына тапшырылган.

Сүз уңаеннан, 19 февральдә 1нче санлы спорт мәктәбендә балалар өчен Баулы турниры башланачак. Ярышлар биш көн барачак. Биредә башка шәһәр шахматчалары да көч сынашачак.

 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International