Бәйгенең төп максаты – яшь эшчеләрнең престижын күтәрү, казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәләрен пропагандалау.
Бәйгедә 8 кеше катнашты, программа 5 сынамыштан торды: визит карточкасы, экспромт, “Мин һәм минем эш” видео бәйгесе, иҗади һәм бию бәйгеләре. Яшь белгечләргә бәя бирүчеләр – башкарма комитетының социаль сораулары буенча җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина, КЯҮ “Яшьләр дөньясы” директоры Минзинә Сурова, 5нче санлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Елисеева һәм бәйгенең игәнәчесе “Фея” кибетенең хуҗасы Наталья Горожанкина.
Катнашучыларны сайлау кысалары – сәхнә культурасы, профессиональ сыйфатлар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләр, артистлылык.
Бәйге нәтиҗәләре урыннарны шундый тәртиптә тезде:
1 урын – Геннадий Фролов (“Баулынефть” НГТИ машинисты)
2 урын – Роберт Зарипов (ҖЧҖ “Автолига” директоры)
3 урын – Эдуард Филиппов (Баулы ТТИ йөртүчесе)
Катнашучы дипломнары һәм кечкенә бүләкләр белән бүләкләнделәр:
- Артур Миңнуллин (Баулы муниципаль районны башкарма комитетының система администраторы)
- Валерий Нигъмәтуллин (Баулы үзәк район хастахәнәсенең фельдшеры)
- Игорь Литвинов (“Баулынефть” НГТИ инженер-технологы)
- Илвир Төхватуллин (2нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим ярышы буенча тренеры)
- Сабухи Алиев (Александровка авыл җирлеге фельдшер-акушер пунктның мөдире)
http://vk.com/album-41420014_211884135