Бүген ярышның өченче көне. 23 февраль көнне алты яшь категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Турнирда Баулы шәһәренең исемен аклар өчен 8-17 яшьтәге 40 балалар катнашалар. Аларның тренерлары Николай Коротаев һәм Эльвир Измайлов. Шахматистлар Иделия Валиуллина, Эльза Гәлиева, Диана Гәлиуллина, игезәкләр Ильяс һәм Ильнар Вәлиевлар, Артур Йонусов алга чыктылар инде, ләкин бу гына аз – киләсе ике көндә дә үз позицияңне бирмәскә кирәк.
Турнирда шулай ук Баулыдан Ильдан Мәгъзянов һәм Дима Кошелев катнаштылар.
- Көндәшләрем көчле иде. Барлыгы дүрт тапкыр уйнадым. Призерлар исемлегенә ләкмәсәм дә, күңелем төшмәс, чөнки мондый ярышлар тәҗрибә җыерга ярдәм итәләр, - диде Ильдан. Төркемдәше Дима да аның сүзләре белән килеште.
“Баулы” турниры “Гран-при Закамья” 11 уенының 1 этабы. Проектның авторы Баулы тренеры, Татарстан шахматлары Федерациясенең вице-президенты Николай Коротаев. Баулыда этаплар елга ике тапкыр үткәрелә – февральдә һәм декабрьдә.
Вәдимә ХӘФИЗОВА, "Хезмәткә дан".