ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында " Халык контроле"нә хәбәр иткән баулылар бүләк алырга мөмкин.

Баулы муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр игътибарына: Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме - 12000 сум.

Республика кырларында  урып-җыю барышының  торышы  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  таныштырды.  

2 август көнне Баулы районы Мортаза авылында күркәм традиция буенча Ютазы районы иҗат коллективы концерты булып узды.

Ярышта Урыссу, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Баулыдан командалар катнашты. Һәр команда өч кешедән - ике ир-ат һәм бер хатын-кыздан торды.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча РПФ Идарәсендә гражданнарны кабул итү булды. Халык сорауларын РПФның ТР буенча идарәсе урынбасары Наил Сафиуллинга бирә алды.

2 августта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин Баулыда сайлаучылар белән очрашты.

Кичә «Калинушка» рус җыры халык вокаль ансамбле чираттагы тапкыр Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсе сәхнәсендә чыгыш ясады.

Начар метеорологик күренешләр: көндез һәм кичен Татарстанда көчле яңгыр, яшен; җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 


2
август, 2019 ел
җомга

Бүген безнең илдә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу көнне Баулы десантчылары иртән, бәйрәмне бергә билгеләп үтү өчен, хәрби пехота машинасы янына җыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International