Көчле ир-атлар берлеге

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген безнең илдә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу көнне Баулы десантчылары иртән, бәйрәмне бергә билгеләп үтү өчен, хәрби пехота машинасы янына җыела.

Баулы районында «Десантчылар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе инде берничә ел эшли. Берлек рәисе Дмитрий Шатанов сүзләренә караганда, мондый оешманың максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә көчне берләштерү. Кыска вакыт эчендә, союз 40тан артык фикердәшне бергә туплаган. Бу рухи яктан да, физик яктан да көчле ир-атлар берлеге. Аларның малайларга тапшырырлык тәҗрибәләре җитәрлек.

Шул рәвешле, «Крылатая гвардия» хәрби-патриотик клубы барлыкка килгән. Шәһәрнең 3нче мәктәбе базасында клубка кабинет бүлеп бирелгән. Хәрби-патриотик юнәлештәге барлык чараларда да Баулы балалары үзләрен физик яктан да, теоретик яктан да яхшы яктан күрсәттеләр.

Десантчылар - энергияле, актив кешеләр. Алар кул кушырып утыручылардан түгел. Күбесе җәмәгать эшен производстводагы эш белән бергә алып бара.

Десантчылар Баулы шәһәрендә Сугышчан Дан аллеясында десантчыларга да һәйкәл булырга тиеш дигән карарга килгәннәр. Шәһәр хакимиятеннән ярдәм сорамыйчв, үзләре макет ясаганнар, һәйкәл ясау осталарын тапканнар. Акчасын да үзләре җыйганнар, һәркем мөмкинлектән чыгып үз өлешен керткән.

– Бүгенге көндә һәйкәл әзер, - дип сөйли Дмитрий Шатанов. – Без район һәм шәһәр җитәкчелегенә Сугышчан Дан аллеясында урын бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иттек. Без һәйкәлне хәрби пехота һәйкәле янында күрергә теләр идек. Безгә аллея реконструкцияләнәчәк, аның барышында һәйкәлнең урнашу урыны каралачак, дип җавап бирделәр. Киләсе елның 2 августында илдә һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгы билгеләп үтеләчәк, без һәйкәл шул көнне ачылыр дип өметләнәбез.

Дмитрий Шатанов сүзләренә караганда, Баулы десантчылары бәйрәмнәрен кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары язганча билгеләп үтми. Фонтанда коену традициясе -десантчыларга бернинди катнашы булмаган кемдер уйлап тапкан миф.

- Иртән тугызынчы яртыда, гадәттәгечә, хәрби пехота машинасы һәйкәле янында җыелабыз. Аннары мәрхүм дустыбыз каберенә барабыз, – дип сөйли Дмитрий. – Аннан күчтәнәчләр белән «Гаилә» балалар приютына барабыз, балалар белән аралашабыз. Болар барысы да инде традиция. Быел приютта булганнан соң Азнакайга барачакбыз, хәзерге вакытта анда «Родина» палаткалы хәрби-патриотик лагерында Баулы егетләре дә ял итә һәм вакытларын файдалы үткәрә. Бу көнне анда бүтән кунаклар да булачак, армия генералы һәм башка югары чин хәрбиләренең килүе көтелә. Күргәнебезчә, чын десантчылар хәтта бәйрәм көнен дә җәмгыять өчен файдалы итеп үткәрергә планлаштыралар.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Чыганак һәм фото: Баулы-информ.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International