Пенсия мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча РПФ Идарәсендә гражданнарны кабул итү булды. Халык сорауларын РПФның ТР буенча идарәсе урынбасары Наил Сафиуллинга бирә алды.

Пенсия законнарына кагылышлы сораулар белән Наил Сафиуллинга 10 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә килгән гражданнарны түбәндәге сораулар кызыксындырды:

      - пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләрне финанслау тәртибе;               

      - хәрби пенсионерларга икенче пенсияне рәсмиләштерү, пенсияне, авыл стажын яңадан исәпләү тәртибе һәм башкалар.

Наил Сафиуллин гражданнарга бирелгән барлык сорауларга аңлатмалар бирде, шулай ук пенсионерлар турында кайгырту, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү Россия Пенсия фонды эшендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте.

Фото: Пенсия фонды.

Чыганак: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International