Ютазы артистлары баулыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Концерт Мортазада узган ел республика программасы буенча төзелгән яңа, уңайлы һәм якты мәдәният йортында узды. Сәхнәгә кунаклар чыкканчы, мортазлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.

Депутат үз чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең республика соңгы биш елда яхшы темплар белән үсә, Идел буе федераль округы рейтингында ул беренче урында тора, ә бөтен Россия Федерациясе рейтингында иң яхшы унлыкка керә. Республикада бүгенге көндә Татарстанлыларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән 40ка якын программа эшли.

– Бүген мин өч районда булдым, халыктан төрле наказлар алдым, бу мәсьәләләр, әлбәттә инде, хәл ителәчәк, – диде ул.  

Рәсми өлештән соң Ютазы районы мәдәният йорты артистлары «Бер күрешү – узе бер гомер» дигән концерт программасын күрсәттеләр.

Автор: Айгөл Идиятуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International