ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Росреестрга электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә хокукны күчерү яки аны  туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. 

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  

Балалар өчен аны Баулы ди-джее Чулпан Абзалов (DJCHUPA) уздырды.

Болгар шәһәрендә Беренче яшьләр туристик форумы старт алды, анда Россиянең 35 регионыннан, Казахстаннан һәм Украинадан 18-30 яшьлек 400 дән артык кеше җыелды.

Муниципаль районнар башлыкларына да,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләренә һәм  фермерларга  да  урып-җыю  җыю  эшләре  өчен  уңай  булмаган  һава  торышы  саклану  сәбәпле  “агымдагы  урып-җыю тактикасын яңадан  җитди  рәвештә  карарга кирәк”.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.

2019 елның «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә гаризалар һәм проектлар кабул ителә башлады. 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда көчле яңгырлар көтелә; җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин “Дача амнистиясе”н озайту турындагы законга кул куйды.  Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International