Татарстан Дәүләт Советы депутаты Баулыда сайлаучылар белән очрашты

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Нефтепровод урамында яшәүчеләр белән очрашу барышында Леонид Якунин аларны борчыган проблемалар белән кызыксынды, төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашуларын сорады. Баулылар юл куркынычсызлыгы, балалар өчен спорт мәйданчыгы кирәклеге, черек агачларны кисү мәсьәләләрен күтәрделәр.

Леонид Якунин шулай ук Баулы үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән дә очрашты.

Дәүләт Советы депутаты әлеге очрашуларда "Минем депутатым" онлайн-сервисы турында да сөйләде. Колл-үзәк сайлаучыларга һәр кандидат белән турыдан-туры аралашу һәм наказны шәхсән тапшыру яки үз проблемасы турында белдерү мөмкинлеге бирә. Татарстан халкыннан колл-үзәккә бик күп сораулар килә, шул исәптән Баулы районында яшәүчеләрдән дә. Депутат билгеләп үткәнчә, баулылыларның барлык сораулары да исәпкә алынган, бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый.

Автор: Айгөл Идиятуллина.

Автор фотосы.

Тулырак:http:/ / bavly-tat.ru/news/tema-dnya/

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International