Кичә «Калинушка» рус җыры халык вокаль ансамбле чираттагы тапкыр Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсе сәхнәсендә чыгыш ясады.
“Калинушка” бу масштаблы чарада инде тугызынчы тапкыр катнашты – ел саен ул оештыручылар чакыруы буенча мактаулы кунак буларак чыгыш ясый. Менә кичә дә баулылар ярминкәнең өченче, йомгаклау көненең көндезге концерт программасын яптылар. “Калинушка” репертуарында патриотик җырлар да, дәртле, шаян җырлар да күп. Ярминкәдә алар өч әсәр башкарды һәм тамашачыларның “Афәрин!” сүзләренә лаек булды. Баулы коллективының осталыгын башка районнардан килгән коллегалары да бәяләде. Аерым алганда, “Калинушка”ның җитәкчесе Татьяна Ивановага Златоуст шәһәре мәдәният йорты директорыннан хезмәттәшлек итү турында тәкъдим керде.
Быел көз “Калинушка” үзенең 45 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан коллектив баулылар өчен бәйрәм концерты әзерләячәк. Ә кичә аларның җырларын ярминкәдә катнашкан меңләгән кеше һәм кунаклар бәяли алды. Спас ярминкәсе Россия шәһәрләре һәм җирлекләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән декоратив-гамәли иҗат, халык сәнгате һөнәрчелеге осталарын җыйды.
Фәридә Зыярова