Күчемсез милек белән электрон алыш-бирешләр өчен өстәмә саклау чарасы кертелде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Росреестрга электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә хокукны күчерү яки аны  туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Росреестр закон проектына төзәтмәләр кертүдә катнашты.

Әгәр гражданин көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып, аның күчемсез милеге белән электрон формада алыш-бирешләр үткәрүне рөхсәт итсә, бу хакта Росреестрга аерым кәгазьдә гариза бирергә тиеш. Милекчедән мондый гариза булмаса, электрон документлар пакеты нигезендә хокукларны дәүләт теркәвенә алу мөмкин булмаячак.

Аерым алганда, закон гражданнарны электрон култамга ярдәмендә аларның күчемсез милеге белән мошенниклык кылудан яклый. Ул, милекченең ялган документлар буенча алынган электрон имзасын законсыз файдаланып, хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар бирү юлы белән чит фатирларны тартып алуны булдырмауга юнәлдерелгән.

Электрон имза Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан бирелгәндә, нотариуслар һәм хакимият органнары катнашында электрон килешү уздырганда күчемсез милек реестрына тамга кертү таләп ителми.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International