“Дача амнистиясе” озынайтылды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин “Дача амнистиясе”н озайту турындагы законга кул куйды.  Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

 

Беренчедән, әлеге закон буенча, бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларына хокукны кадастр исәбенә кую һәм теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе яңадан гамәлгә ашырыла башлады. Мондый йортларга хокукларны рәсмиләштерү өчен бары тик күчемсез милек объектының техник планын һәм, ЕГРНда гариза бирүченең җиргә хокукы теркәлмәгән булса, әлеге җир участогына хокук билгели торган документларны тапшырырга гына кирәк. Шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Күрсәтелгән датага кадәр планлаштырыла торган төзелеш һәм реконструкция турында хәбәрнамә һәм төзелешне тәмамлау турында хәбәрнамә бирү таләп ителми.

Икенчедән, торак пункт чикләрендә шәхси торак төзелеше һәм ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир участокларында төзелгән шәхси торак йортлар өчен документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итүле тәртибе гамәлдә.

Әлеге закон 2018 елның 4 августына кадәр торак йорт төзи яки реконструкцияли башлаган җир участоклары хуҗаларына, төзелешкә рөхсәт алмыйча, Башкарма комитетка планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында хәбәрнамә җибәрергә һәм шуның белән үзирекле төзелешләрне законлаштырырга мөмкинлек бирде. Моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләргә кирәк.

Моннан тыш, бакчачылык ширкәтләре һәм ОНТ әгъзаларына бушлай җир бирү вакыты озайтыла. Законның элеккеге нормалары нигезендә, җир кишәрлеген бакчачылык ширкәтләре яки ОНТ әгъзалары бушлай милек итеп ала ала ала. Хәзер бу срок 2022 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

Белешмә: «Дача амнистиясе» гамәлдә булган чорда Татарстан Росреестры тарафыннан 700 меңнән артык хокук теркәлгән.

 ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International