“Карлыгач” лагерендә диджеинг буенча мастер-класс узды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

“Карлыгач” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Атмосфера” исемле чара узды. Аның барышында әйдаманнар һәм ял итүчеләр тамашачыларга үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

Кичәнең кунагы Баулы ди-джее Чулпан Абзалов (DJCHUPA) булды.Чулпан Абзалов балалар өчен компьютерда һәм «Pioneer» профессиональ диджей җиһазларында цифрлы музыка белән дәресләр үткәрде. Балалар треклар җыярга һәм микслар ясарга, шулай ук компьютерда тавыш белән эшләргә өйрәнделәр.

Ахырдан DJCHUPA балалар өчен дискотека үткәрде.

БМР яшьләр эшләре бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International