Баулы егете беренче яшьләр туристик форумында катнаша

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Болгар шәһәрендә Беренче яшьләр туристик форумы старт алды, анда Россиянең 35 регионыннан, Казахстаннан һәм Украинадан 18-30 яшьлек 400 дән артык кеше җыелды.

 Форум эшендә Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Артур Гәрәев катнаша.

Чара яшьләр арасында эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән  һәм  өч юнәлеш буенча уза: “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә стартаплар”, “Туризм өлкәсендә медиа: интернет, ММЧ һәм трэвел-блогинг” һәм “Вакыйгалар туризмы һәм территорияләрне үстерү”.

Форум программасына лекцияләр һәм мастер-класслар, интерактив сессияләр һәм практик дәресләр, open-air, квестлар, фудкортлар, флешмоблар һ. б. керә.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «VisitTatarstan» иҗади яшьләр һәм туристлык бренды академиясе ярдәмендә уздырыла.

БМР яшьләр эшләре бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International