Татарстанда терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика  буенча   печән  454,1 мең тонна  әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга  карата    72%  һәм  95%. 

«Бүгенге  көнгә  авыл  хуҗалыгы  оешмалары   996 мең тонна   терлек  азыгы   әзерләде.  Бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    74 мең тоннага  күбрәк», – дип билгеләп  үтте Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Сирень Нигъмәтҗанов.

Аның  сүзләренә  караганда, быел  терлек  азыгы  әзерләү  кампаниясе  темплары, көннәрнең  яңгырлы  торуына  карамастан,      июль ахырында  һәм  август башында узган  елга  караганда, югарырак.    «5 августка  республикада  әзерләнгән  терлек  азыгы  шартлыча  бер  баш  хайванга   17,2 центнер  туры  килә, бу  узган  елга  караганда    1,5 центнерга күбрәк  һәм фаразга  карата    57% тәшкил  итә», – дип  сөйләде  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы.

 Профильле  ведомство  белешмәләренә  караганда,  43 муниципаль районның  27сендә  әзерләнгән терлек  азыгының  күләме шартлыча  бер баш хайванга   республика  буенча  уртача  күрсәткечтән  (17,2 ц. азык бер.) артып  китә.  

«Натураль күләмгә  килгәндә,   иң  күп күләмдә   сенаж терлекләр  күбрәк   булган  муниципалитетларда  тупланган», – дигән мәгълүмат  бирде   Сирень Нигъмәтҗанов. Мәс.,  Балтач районында   168 мең тонна   сенаж  салынган (биредә  100 га авыл  хуҗалыгы җиренә   49 баш  хайван  туры  килә), Әтнә районында  – 109 мең тонна   (45 баш), Саба  районында  – 136 мең тонна   (42 баш), Кукмара  районында – 127,5 мең тонна   (35 баш), Актаныш  районында – 123 мең тонна   (32 баш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International