Шәһәр көне, Нефтьчеләр көне алдыннан Баулы районында 3 пар никахлашты.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар Томбарлы авылы кешеләре файдалы эш башкарды - балалар мәйданчыгын коймалап алды. Яңа койма Татарстан флагы төсләренә буялды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанга эш сәфәре белән килгән Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сапархан Омаров белән очрашты.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Республика халкы фикерләрен www.bus.gov.ru сайтында калдыра ала.
Иртәгә, 24 августта, Республика көнен, Шәһәр көнен, Нефтьчеләр көнен бәйрәм иткән көнне, халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан, Баулының кайбер урамнарында юлны вакытлыча ябу турында карар кабул ителде.
WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионында узды. Тарихи вакыйгада Баулы районы предприятиеләре һәм оешмаларыннан эшче яшьләр – барлыгы 44 кеше катнашты.
2нче спорт мәктәбе командасы футбол буенча Татарстан беренчелегендә җиңүче булды.
22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне - Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1994 елда рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе.
Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең социаль грантларын алуга конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр арасында якташыбыз Эльвира Косарева да бар.