Баулылар Казанда WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында булдылар

2019 елның 23 августы, җомга

WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионында узды. Тарихи вакыйгада Баулы районы предприятиеләре һәм оешмаларыннан эшче яшьләр – барлыгы 44 кеше катнашты. Район делегациясе составында шулай ук "Мин булдырам" коммерцияле булмаган оешмасы (АНОСЛОВ "Я смогу") рәисе Марат Ильясов та бар иде.

Тантананың хөрмәтле кунагы РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев булды. Үз чыгышында ул WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә заманча мәгариф булдыру, һөнәрләр белән кызыксыну, теорияне практикада куллана белү өчен катализатор булуын билгеләп үтте.

«Казан Арена» да узган тантанада WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли да чыгыш ясады.

Белешмә

WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Казанда 22-27 августта уза торган 45нче дөнья чемпионатында 63 илдән 1360 конкурсант катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International