Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең социаль грантларын алуга конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр арасында якташыбыз Эльвира Косарева да бар.
Быел Татарстанның 23 шәһәреннән һәм районыннан аерым кешеләр һәм иҗтимагый оешмалар грантларга лаек булды. Барлыгы 403 кеше дәгъва кылды, шуларның 126сы хупланды. «Татнефть» моның өчен 64 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.
Сайлап алу 8 номинация буенча узды. Баулылы Эльвира Косарева «Гончарный дворик» һөнәрчелек остаханәсен үстерү буенча «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә грантка лаек булды.