Баулыда Шәһәр көнендә автомобиль хәрәкәте чикләнәчәк

2019 елның 23 августы, җомга

9дан 21 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда юл ябылачак:

- Энгельс урамыннан Октябрь мәйданына кадәр;

- Гоголь, 22;

- Пионер урамы, 7;

- Октябрь мәйданы (җөп һәм так як);

- Җиңү мәйданы (так як).

Автомобиль кую урыннары:

- вокзал һәм вокзал яны мәйданы;

- Энгельс урамы, 55 адресы буенча урнашкан парковка;

- Ленин урамы, 24 адресы буенча парковка.

"Нефтьче" стадионына бәйрәмгә Пионер урамы (үзәк керү юлы) һәм Энгельс урамы (үзәк район хастаханәсе каршында) ягыннан керү каралган. Казан-Оренбург автоюлы ягыннан керү чикләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International