Безнең футболчылар – алтын җиңүчеләр

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2нче спорт мәктәбе командасы футбол буенча Татарстан беренчелегендә җиңүче булды.

Татарстан беренчелегендә республиканың кече шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 2004-2005нче елларда туган яшүсмерләр командалары арасында бәйгедә 29 команда катнашты, шуларның җидесе 19-21нче августта Буа шәһәре стадионында узган ярышларның финал этабында уйнадылар.

Беренче урын өчен безнең командага кыр хуҗалары белән көрәшергә туры килде. Мамадыш командасы да көчле көндәш булды, ул уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны алды. Тик бу көнне фортуна тренер Аршак Микаелян җитәкчелегендәге безнең команда ягында иде. Нәтиҗәдә пьедесталның иң югары баскычы, кубок, алтын медальләр баулыларныкы булды.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Чыганак: "Баулы-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International