Татарстанның һәр кешесе мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген бәяләүдә катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Гражданнарның фикерләре www.bus.gov.ru сайтында туплана, анда кулланучылар дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре, шулай ук башка оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында үз фикерләрен белдерә алалар.
Фикер калдыру өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә кирәк (https://www.gosuslugi.ru/ ), www.bus.gov.ru сайтына кереп, үз регионыңны сайларга; эзләү юлында оешма исемен җыярга; “Оставить отзыв“ өстәмә битен сайларга; “форманы тутырырга",-диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/22/660257/
Иллюстрация: selfhacker.net