Бәйрәмнәр алдыннан Баулыда яңа гаиләләр барлыкка килде

2019 елның 24 августы, шимбә

Шәһәр көне, Нефтьчеләр көне алдыннан Баулы районында 3 пар никахлашты. Рөстәм һәм Валентина, Дамир һәм Гүзәл, Радим һәм Ләйсән яраткан шәһәребезнең туган көнен гаилә парлары статусында каршылады. Радим һәм Ләйсән Садыйковлар гаиләсе агымдагы елның 88нче пары булды. Һәркем 8 санының – чиксезлек билгесе булуын белә, моннан тыш, бу сан матди уңышны, финанс иминлеген, муллыкны символлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International